Форум » Мәзәкләр » Компьютер, интернет һәм аны кулланучылар » Ответить

Компьютер, интернет һәм аны кулланучылар

Гөлназ: "Компьютер, интернет һәм аны кулланучылар" Биредә шул темага мәзәкләр бүлекчәсе ачып җибәрик әле...

Ответов - 18, стр: 1 2 All

Razani: "Кемнең дә булса үз өендә компьютер булдырырга теләк уянуына бернинди сәбәп тә күрмим". (Кен Олсон, Digital Equipment Corporation (DEC) га нигез салучы, директорлар советы председателе, компания президенты. 1977 нче ел).

Razani: "Бу якын араларда компьютер һәм көнкүреш техникасының тормышка сәләтле гибридлары барлыкка килүенә ышаныч бик аз..." (Матбугаттагы 1995 нче елгы язмалардан).

Razani: ### Сатып алучы: -Цифрлы фотоаппаратка ниндиерәк пленка кирәк? ### Сатып алучы(сәгатьтән артык кыйммәтле MIDI клавиатураны караганнан соң): - Ул компьютер белән бергә сатыладыр ич инде? ### -Сездән сатып алган компьютерны эшләтеп җибәрә алмыйм,- ди кибеттә бер ханым. Аяк педаленә басам-басам, ә ул эшләп китми. -Аяк педаленә? -Әйе, шундый кечкенә генә ак төстәге аяк педале...(Бу педаль тычкан булып чыга). ### Компьютер белән дүрт сәгать кайнашканнан соң арган мастер өенә кайта. Диванына сузылып ятарга өлгерми - звонок: -Сезнең ремонттан соң минем компьютерның тавышы юкка чыкты! Мастер укына-укына яңадан шәһәрнең икенче башына юнәлә. Нәтиҗәдә клиентның колонкаларны электрга тоташтырмаганлыгы мәгълүм була...




полная версия страницы