Форум » Редакторлар » Сайтны урнаштыру (народка) » Ответить

Сайтны урнаштыру (народка)

Razani: Мин хат җибәрдем соравыңа карата, җавап көтеп утырам. (Yandex ка).

Ответов - 50, стр: 1 2 3 4 All

koshlaush: Тотал юк, шуның кебек виндовс коммандер куйдым, дальше нишләргә?

koshlaush: Бу коммандерда сеть кнопкасы бар. Анда соединение с ФТП сервером һ.б. кнопкалар бар. Соед. с ФТП серв. га баскач тәрәз ачыла, сервер адресын өстәү өчен добавитькә басам (тәрәз буш). Анда Заголовок, адрес: [:Порт], язарга кирәк (белмәем). Аннары анонимное соединение кнопкасы бар, анда баскач е-майл адрес сорый, аннары аста тутыру өчен Учётная запись, пароль (минекеләрдер инде) бар. Дальше Удалённый каталог, локальный каталог һ.б китә. Моны тутырып бетергәч соед. с ФТП серв. да ялгану адресы чыга да ялгануга басасы. Мин алдагы битне дурес тутырмыйм бугай, ялганып булмый. Кайсысына нәрсә язасы икәнен тулырак аңлата алмассызмы икән. Форумда мондый аңлатма бүтәннәр өчен дә бик файдалы булыр иде...

Razani: Хәзер мин сиңа Yandex ка рәсем җибәрәм. Аны алып, үзеңнеке белән чагыштырып кара, әллә ни аерма юктыр. Барлык ftp клиентлар да бертөрле эшлиләр. Аннары тагын форумга кил.


Razani: 1.Син башта ftp.сайтың исеме.narod.ru дип язарга тиеш, ул синең ftp-серверыңның исеме. 2. Аннары логиныңны кертәсең. 3. Аннары паролеңне куясың, анда нокталар яки йолдызчыклар гына чыга. Башка бернәрсә дә кирәкми, көйләүләргә тотынма. 4. Тоташып карыйсың. (Тоташырга тиеш) Тоташкач, актив тәрәздә сайт урының ачыла. Ул буш, әле аңа син файллар закачать итмәгән (җибәрмәгән) 5. Икенче яктагы тәрәзне тычкан белән чирттереп, активлаштырасың да, сайт файлларыңны шунда ачып куясың. Папкаларың, html файлларың, шулар арасында index.html файлы булырга тиеш, синең сайтка мөрәҗәгать иткәндә беренче ачыла торган файл. 6. Барлык файлларыңны да икенче як тәрәзгә күчерәсең. Я тычкан белән сөйрәп чыгарасың, яки эф 5 кнопкасы белән. (эф 5 кә басканчы кара, сайт файллары урнашкан тәрәз актив булырга тиеш!

koshlaush: Минем сайт Публишерның ХТМЛ документыннан һәм өстәмә папкадан (анда кулланылган фаеллар) тора. Икесен бергә архивка да тыккан идем. Мин архивны күчеримме? Әллә файлларны аерым икесен дәме? Болай ялгандым үзе, зур рәхмәт!

koshlaush: Теге ике фаелны күчерәм. Аннары коммандерны ябып куясыдыр инде? Сайт күренсен өчен күпме көтәргә?

koshlaush: Папканы озак күчерә (инглизчә фиел0003, 0004...дип). Форумнан чыкмыйм, хәбәрләрегезне шунда языгыз...

Razani: 1. Иң беренче, әзер файлларны төп каталогка куй әле. С: каталогына. Шунда папка яса, мәсәлән, "Школьный сайт" папкасын. Аннары сайт файлларын шунда күчер. Копировать ит. Аннары папкага кереп, индекс файлын ачып кара. Сайтың ачыламы, юкмы? 2. windows commander ыңны ачып, серверың белән тоташ, аннары, әйткәнемчә, икенче тәрәздә с: каталогындагы папкаңны ач. Правкадан кереп, выделить все яса, аннары тычканың белән барысын бергә икенче тәрәзгә" тондыр. Закачка башланыр, көтеп тор. Беткәч, Интернеттан ачып карыйсы гына кала. Сиңа хәзер куркасы юк, эшең барып чыкмый икән - ул файлларыңны бетереп атасың гына да, яңадан урнаштырасың. Әмма Publisher ясаган файлларга тыгылма, эшне бозуың бар.

Razani: Теге ике фаелны күчерәм. Аннары коммандерны ябып куясыдыр инде? Сайт күренсен өчен күпме көтәргә? Сайт файлларың күчеп беткәч үк күренәчәк.

koshlaush: Хөрмәтле админ! Сайт матур гына урнашты... Әмма төп биттә, сул як өске почмакта календарь куелган иде, нигәдер ул үзгәрми. Ясаганда обновлять автоматически га галочка да куелган иде үзе. Ярдәм итегезче...

Razani: Иң беренче, Кушлавыч мәктәп коллективын татарча сайт булдырулары белән, бигрәк тә Илфарны, чын күңелемнән тәбрик итәм! Икенче - бәлки игътибар иткәнсездер, төп биттәге форумнарга сылтамаларыгыз эшли! Календарьга килгәндә, тикшереп карармын, бер дә булмаса, башка календарь да куярга була.

koshlaush: quote]Икенче - бәлки игътибар иткәнсездер, төп биттәге форумнарга сылтамаларыгыз эшли! Календарьга килгәндә, тикшереп карармын, бер дә булмаса, башка календарь да куярга була. Зур рәхмәт... Ни арада өлгердегез?

Razani: Тагын бер нәрсә: индекс файлың 500 кб тирәсе. Ә ул 30-40 кб булса яхшы. Моны Html-редакторлар бирә. Паблишер алар белән эшләргә теләми, ә атаган редакторлар аның кодларын "күрмиләр". Шуңа күрә, барлык үзгәртүләрне Паблишерда эшләргә кала инде сиңа. Авыррак ачыла, әмма ачыла!

Razani: Кунак китабы булды инде, сайтны да бик матур итеп яңартып куйгансың икән... Хәзер тулы комплект өчен форум гына җитми инде. Анысын кайчангарак планлаштырасың? Аннары ике форум арасында йөрербез, аллаһы боерса. Бер караганда мәктәп форумының бернигә дә кирәге юк кебек... Керүчеләр бик аз бит. Кергәннәре дә сөйләшергә кермиләр, күзәтеп кенә йөриләр. Ә сөйләшүне кунак китабы аша да сөйләшеп була, форумнан ким җире юк бит.

koshlaush: Кергәннәре дә сөйләшергә кермиләр, күзәтеп кенә йөриләр. Дөрес сүз... Мин форум төзү эшен башлап җибәрдем инде. Админ хокуклары алдым (нәкъ сезнеңчә). Эш телгә барып төртелде...



полная версия страницы