Форум » Төрлесеннән » миннең сайт "йандекс" езләвеченнән йугалган » Ответить

миннең сайт "йандекс" езләвеченнән йугалган

qdb2: миннең сайт "йандекс" езләвеченнән йугалган. тикшерә торган бите бар икән, шунда кереп сорагач, тыйылган дип әйтте, мөмкин сәбәпләр битенгә күрсәтте. улга барсам, тыйылган ысуллар белән езләвеч нәтиҗәләре арасында күтәртелгән йә башка сайтны күтәртәдер, йә башка сайттан копийәләп куйган мәгълүмат өчен тыйылгандыр, йә сайтыгыз дөрес ешләмәйдер, йә йәмсездер(монысыны төгәл хәтерләмәйм) дип йазылган. улдан ары сайт өстәү битенгә бардым. улда сайтны өстәдем. улда уллар белән бәйләнеш битенгә күчкеч бар, шунда күчеп, йаздым, минең сайт матур түгел, миндә конвертер ешене күрсәтергә саклатылган бер ничә сайт бите бар, әмма тыйылган ысул белән езләвечтә сайт күтәрмәй һәм күтәртелмәгән, миннең сайт нигә тыйылган дип йаздым. менә шушыны йазгач кына искә төште әле. менә әле бүген генә мин сайтымның дөрес ешләмәгәнене күрдем бит! опера браузеры белән ачканда браузерны сүндереп атты. шунның өчендер әле. елек ешләй иде ул. йә "народ"ның реклама скрипты йаңарып, нәрсәдер туры килмәй башлагандыр, йә хәреф күчергеч "скрипт"ны соңгы үзгәрткәндә берәр нәрсә дөрес ешләмәй башлагандыр.

Ответов - 17, стр: 1 2 All

Razani: Мин моны бик аңлап җитмәдем - җитүен, әмма ул народта нәрсәдер бар, дөрестән дә. Дусларга сайтының индекс бите эшләми башлагач, аны алыштырырга туры килде.

qdb2: мәсьәлән: http://yandex.ru/advanced.html битендә "находятся на сайте:" дигән җиргә "qdb.narod.ru" дип эзләсәң, болай дип җавап бирә: "Область поиска: сайт — qdb.narod.ru Искомая комбинация слов нигде не встречается."

qdb2: улдан соң миндән сайт исемен сорап хат килде. әйттем qdb.narod.ru дидем, һәм татарча ул дидем, һәм йазылышы рәсми-формаль түгел дидем (әдәби түгел..), һәм бер көнне миннең сайт опера браузерыны ычкындырды, бәлки шунның өчендер дидем. улдан соң бер хат килгән хәзер ачыклайбыз дип, улдан соң тагын бер хат килгән: татар телендә булганы өчен дип җавап бирделәр! мин бу сүзгә ышанмадым инде, барча татарча сайтлар йандекста бар бит. әллә беттергәнләрме икән башкаларны да дип belem.ru ны езләм карадым, унынчы биткә бастым, улдан соң да дәвам итеп китә. мин йаңадан хат җибәрдем, башка татарча сайтлар да йугалачакмы? дип һәм сез минга татарча булганы өчен йандекста чыкмаган тагы бер ничә сайтны мисалга килдерә аласызмы? дип.


qdb2: сәләм. хәзер әйттеләр: әгәр езләвеч кодировканы танып алса ул аны кабул итә дип, йәгъни, ул улны кои-8, виндус-1251, утф-8 һәм башка (макинтош?) кодировкасында караганда урысча текстка охшаганмы икәнене уйлап карайдыр. тагы бу киңәшләрне тәкъдим иттеләр (мин улларны күргән идем инде) : http://rules.yandex.ru/termsofuse.xml http://help.yandex.ru/webmaster/?id=995298#995342 . улда "Яндекс подключает к своей базе все русскоязычные и ориентированные на Россию страницы (Рунет)." дигән сүз бар, шуллай итеп, безнең сайтлар российәгә кагылышлы буларак индексатсийәләнә. Razani, сезнең бу форумда мин "онлайн" булып та күренмәйм, "бүген кергән" булып та күренмәйм.

Razani: Мин рангыңны күтәрдем, бәлки шуннан соң онлайн күренә башлар?

qdb2: йук. чыкмады. улдан түгелдер шул ул. башта qdb дип улдан ары qdb2 дип теркәлгәннеңкедер. кукины чистартып йаңадан сер сүз йазып кереп карарга кирәк.

булат: Яңа баннер ясап карадым әле. Теләсәгез сайттан алыгыз. Коды ИЕ белән операда уң як поляга кереп киткән, никак төзәтә алмадым. Фотошопта минем нишләптер шрифт 14, 18, 24,30 кеглҗгә сикерә. Другие дигән кнопкасы эшләми, шуңа күрә язу я бик кечкенә, я үтә зур була. Анимациясе белән азапланмадым әле. Әлегә шунысы ярап торыр, берәр буранлы көнне моҗет тагын берәрне ясап карармын.

Razani: Бу русификатор хикмәте түгелме икән?

булат: Аңламадым, Русификаторның фотошопка нинди катнашы бар?

Razani: Синең фотошоп руслаштырылмаганмы әллә?

bulat: Руслашкан 9 нчы версия.Фотошопта бар да тәртип шул кегҗлләрнең диапазоны артык зур,шул гына.

Razani: Слушай, аларны бит клавиатурадан да язып була! Хет 1 пиксельлене керт!

bulat: Монысын мин әлегә белмим.

Razani: Ничек белмисең инде - шрифт үлчәмен тычкан белән зәңгәрләндер (караландыр...) да, клавиатурадан яңа үлчәм куй!

bulat: Була икән, Рәшит абый рәхмәт!



полная версия страницы