Форум » favicon? » Сайт иконкасыз булмас инде. » Ответить

Сайт иконкасыз булмас инде.

Razani: Әйдә куйыйк әле шул нәрсәне барыбыз да.

Ответов - 50, стр: 1 2 3 4 All

Гөлназ: Монда иң авыр өлеше ico форматындагы оригиналь значок ясаудыр. Ул бик гади дә, аңлаешлы да булырга тиеш. Аны мәктәпнең гадирәк эмблемасы, символы дисәк тә була. Аннан соң, сайтның дизайнына туры килсә дә отышлы булыр. Белем.ру һәм 2 нче гимназиянеке шундый.

Гөлназ: Иконкаларга сылтамалар кирәк булса, биредә куеп барырмын. http://www.woweb.ru/index/0-4

Razani: Иконкаларга сылтамалар кирәк булса, биредә куеп барырмын. http://www.woweb.ru/index/0-4 Рәхмәт, Гөлназ, файдаланырбыз!


Гөлназ: Рәшит абый инде өлгергән. Калганнар да кушылыгыз.

Razani: Монда иң авыр өлеше ico форматындагы оригиналь значок ясаудыр. Бик дөрес, значок ясау. Мин аны фотошопта ясадым, фотошопка .ico форматының плагинын урнаштырырга кирәк. Интернеттан алган плагин бар, аның адресына сылтама куярмын бүген. (Тырышып карармын, интернет эшләсә).

Razani: Рәшит абый инде өлгергән. Күпмегәде өлгердем, әмма әле һаман эзләнүдә...

Razani: Адресы: http://akzegit.narod.ru/soft/ICOFormat-1.6f9-win.zip ICOFormat.8bi файлын архивтан чыгарып, C:\Program Files\Adobe\Photoshop 7.0\Plug-Ins\ папкасына урнаштырыгыз.

Razani: Фотошопта яки башка редакторда рәсемне 16Х16 пиксельдә ясарга, аннары сохранить как... аша .ico форматын сайларга һәм favicon исемен биреп, (favicon.ico) сайтның төп каталогына урнаштырырга (закачка) кирәк. Рәсем Интернеттан алынса да, исеме favicon булырга тиеш.

Razani: Сайт иконкасы күренсен өчен индекс - файлның кодына ике юл өстәргә кирәк булачак.

булат: Ике юл. Аңлатыбрак язсагыз иде.

Razani: Ике юл <head> </head> теглары арасына өстәлә: <link rel="icon" href="http://сезнең-сайт.ru/favicon.ico" type="image/x-icon"> <link rel="shortcut icon" href="http://cезнең-сайт.ru/favicon.ico" type="image/x-icon">

Razani: Тагын бер үзенчәлеккә тукталам: иконка башта күрсәтмәскә мөмкин. Браузер хәтерен чистартырга кирәк, югыйсә ул сайтны тизрәк ачу өчен компьютер хәтерен файдалана. Моның өчен свойства обозревателя дән кереп, история просмотраны чистартып атырга кирәк, һәм башкаларны...

Razani: <head> <meta http-equiv=Content-Type content="text/html; charset=windows-1251"> <link rel=File-List href="index.files/filelist.xml"> Булат! Бу юллар синең индекс файл кодының баш өлеше (эзләп тап) Менә шуннан соң әлеге ике юл кодны өстә инде.

булат: Куйдым инде Рәшит абый! Рәхмәт! Мин иконканы форумга да куйдым әле. Кунакханәгә генә куя алмадым

Razani: Маладис! Форумга куярга мине дә өйрәтерсең әле.



полная версия страницы