Форум » favicon? » Сайт иконкасыз булмас инде. » Ответить

Сайт иконкасыз булмас инде.

Razani: Әйдә куйыйк әле шул нәрсәне барыбыз да.

Ответов - 50, стр: 1 2 3 4 All

Гөлназ: Монда иң авыр өлеше ico форматындагы оригиналь значок ясаудыр. Ул бик гади дә, аңлаешлы да булырга тиеш. Аны мәктәпнең гадирәк эмблемасы, символы дисәк тә була. Аннан соң, сайтның дизайнына туры килсә дә отышлы булыр. Белем.ру һәм 2 нче гимназиянеке шундый.

Гөлназ: Иконкаларга сылтамалар кирәк булса, биредә куеп барырмын. http://www.woweb.ru/index/0-4

Razani: Иконкаларга сылтамалар кирәк булса, биредә куеп барырмын. http://www.woweb.ru/index/0-4 Рәхмәт, Гөлназ, файдаланырбыз!


Гөлназ: Рәшит абый инде өлгергән. Калганнар да кушылыгыз.

Razani: Монда иң авыр өлеше ico форматындагы оригиналь значок ясаудыр. Бик дөрес, значок ясау. Мин аны фотошопта ясадым, фотошопка .ico форматының плагинын урнаштырырга кирәк. Интернеттан алган плагин бар, аның адресына сылтама куярмын бүген. (Тырышып карармын, интернет эшләсә).

Razani: Рәшит абый инде өлгергән. Күпмегәде өлгердем, әмма әле һаман эзләнүдә...

Razani: Адресы: http://akzegit.narod.ru/soft/ICOFormat-1.6f9-win.zip ICOFormat.8bi файлын архивтан чыгарып, C:\Program Files\Adobe\Photoshop 7.0\Plug-Ins\ папкасына урнаштырыгыз.

Razani: Фотошопта яки башка редакторда рәсемне 16Х16 пиксельдә ясарга, аннары сохранить как... аша .ico форматын сайларга һәм favicon исемен биреп, (favicon.ico) сайтның төп каталогына урнаштырырга (закачка) кирәк. Рәсем Интернеттан алынса да, исеме favicon булырга тиеш.

Razani: Сайт иконкасы күренсен өчен индекс - файлның кодына ике юл өстәргә кирәк булачак.

булат: Ике юл. Аңлатыбрак язсагыз иде.

Razani: Ике юл <head> </head> теглары арасына өстәлә: <link rel="icon" href="http://сезнең-сайт.ru/favicon.ico" type="image/x-icon"> <link rel="shortcut icon" href="http://cезнең-сайт.ru/favicon.ico" type="image/x-icon">

Razani: Тагын бер үзенчәлеккә тукталам: иконка башта күрсәтмәскә мөмкин. Браузер хәтерен чистартырга кирәк, югыйсә ул сайтны тизрәк ачу өчен компьютер хәтерен файдалана. Моның өчен свойства обозревателя дән кереп, история просмотраны чистартып атырга кирәк, һәм башкаларны...

Razani: <head> <meta http-equiv=Content-Type content="text/html; charset=windows-1251"> <link rel=File-List href="index.files/filelist.xml"> Булат! Бу юллар синең индекс файл кодының баш өлеше (эзләп тап) Менә шуннан соң әлеге ике юл кодны өстә инде.

булат: Куйдым инде Рәшит абый! Рәхмәт! Мин иконканы форумга да куйдым әле. Кунакханәгә генә куя алмадым

Razani: Маладис! Форумга куярга мине дә өйрәтерсең әле.

булат: Көләсеңме соң син Рәшит абый! Аннары шәхси хәбәргә җавап та язмадың әле.

Razani: Соң мин сине куйган дип белдем инде.

булат: Куюын куйдым мин аны. Ну син үзең белмәгән кеше шикелле мине дә өйрәтерсең дигәнгә әйтәм.

Razani: Өйрәтмичә туктамыйм инде хәзер, качып котыла алмассың.

qdb2: хәзерге браузерлар gif форматындагы "иконка"ларны да аңлай, хәрәкәтләнә торганын да.

Razani: Сынап карарга кирәк, әле мин андый иконкалар очратмаган идем Интернетта. Бәлки азрак утырамдыр.

Razani: <link rel="icon" href="http://meshabash.narod.ru/favicon.ico" type="image/x-icon"> <link rel="shortcut icon" href="http://meshabash.narod.ru/favicon.ico" type="image/x-icon"> Менә шушы ике юлны (алар синең өчен үзгәртелгән инде) индекс битеңнең <head> белән </head> теглары арасына урнаштыр (вставляй).

булат: Монысы нәрсәгә тагын Рәшит абый миндә иконка бар бит инде.

qdb2: күрсәтимме: http://malmig.ru/ .

Гөлназ: Егетләр, иконкагызны жәлләмәгез, кунак китабы белән форумга да куегыз. Әллә икенче төрлерәкне ясарга уйлап торасызмы?

Razani: Мәсәлән, минем ул нәрсә белән проблема. Куйгач яхшы булыр иде дә, әмма форумның да, кунак китабынының да үз иконкалары бар, аларны алыштыра алмыйм. Булышыгыз әле!

koshlaush: Иконкалар буенча мин дә форумга хәйран сылтамалар урнаштырдым... кереп чыгыгыз...

qdb2: теге сайт бүген ачылмай икән инде.

Razani: Аңлап җитмәдем, кайсы сайт турында әйттең?

qdb2: малмыж сайты. хәзер ачылды миндә. "иконка"сы м-и-п хәрефләренгә әйләнә.

Razani: Рәхмәт, карарбыз аны. Өйрәнергә тагын бер стимул булыр.

булат: Иптәшләр минем кунакханә иконкасында берәр үзгәреш бармы? Мозиллада карагыз.

булат: Гафу! кунакханә түгел, форум иконкасындагы үзгәреш турында әйтергә теләгән идем.Минем бу үзгәртүгә бары мозилла гына риза булды, калган браузерлар юк. Яратам да инде шул мозилланы мине аңлаганы өчен, башкалар белән уртак телне бик таба алмыйм мин, ИЕ белән бөтенләй развод.

Razani: Синдә IE нең ничәнче версиясе соң? Миндә сигезенчесе, ул иконкаларны күрсәтә.

булат: Миндә 7. Форумның гиф форматындагысын күрсәтәме соң?

Razani: булат яза: Форумның гиф форматындагысын Синең форумда гиф форматымы? Я хода, мин йоклап ятам ахрысы... Барып карармын хәзер, аннары җавап бирермен.

Razani: Razani яза: җавап бирермен. IE да бернинди үзгәреш юк, элеккечә. (Иконкалар юк) Мозиллада сайтта ШБ бар, форумда юк (форумның родной иконкасы гына)

булат: Ни кызганыч гиф форматы мозиллада гына күрсәтә миндә сез дә мозиллада ачып карагыз инде күрсәтә микән?

Гөлназ: Бүген Разани форумында үзенең иконкасы барлыкка килгән, Кушлавыч белән Мишәбашныкында юк. Сәлам белән, Мозилла. :)

Razani: Гөлназ яза: форумында үзенең иконкасы барлыкка килгән Кунак китабында да...

булат: Димәк гиф иконкасын күрсәтмичә, родноен гына күрсәтеп утыра. Миндә күрсәтә ул. Бәлки урнаштыруда хатадыр мин ico урынына кодка gif дип кенә язган идем.Бәлки браузерлар гифны танымыйдыр. Динар мисалга китергән Малмыҗ сайтының гиф иконкасы да миндә мозиллада гына күрсәтә икән. Бераз торып карасын да күренмәсә кире ШБ ны куясы булыр инде. Их, җалко шундый сәнгать әсәрен күрүдән күзләрегез мәхрүм инде.Илфар минем профилҗ аша сайтка кереп караган, үзендә аның да күрсәтми икән. Хет ул күреп калды әлеге "шедеврны".

Razani: Иконканы зәңгәр R га үзгәрттем. "История просмотра" ны бетерсәгез күренә башлаячак.

булат: Кызылы күңелгә ятмады мени? Әллә яндексның кире ягы булганга ошамадымы?

Razani: Әллә яндексның кире ягы булганга ошамадымы? Каян белдең? Нәкъ бер төрле уйлыйбыз, ләбаса...

булат: Гиф иконка тәки берегездә дә күрсәтмәде. Динарның хәзерге заман браузерлары таный дигәне дөрескә чыкмады. Үземдә мозиллада күрсәтте күрсәтүен, опера фонын гына ачты, ә ИЕ ләммим.

qdb2: гафу итегез, чынлап та, мин аны тикшереп белеп әйтмәдем, никтер шуллай уйладым.

Razani: Мин аны тикшереп карарга җыенам әле шулай ук. Чыгарга тиештер ул, шулай язалар бит.

Гөлназ: Иконка генераторы (онлайн): http://tools.dynamicdrive.com/favicon/

Razani: Рәхмәт!

Гөлназ: Бу сайтта иконканы үзеңә ясарга була (шул исәптән анимациялесен дә): http://www.favicon.cc/



полная версия страницы