Форум » favicon? » Сайт иконкасыз булмас инде. » Ответить

Сайт иконкасыз булмас инде.

Razani: Әйдә куйыйк әле шул нәрсәне барыбыз да.

Ответов - 50, стр: 1 2 3 4 All

булат: Көләсеңме соң син Рәшит абый! Аннары шәхси хәбәргә җавап та язмадың әле.

Razani: Соң мин сине куйган дип белдем инде.

булат: Куюын куйдым мин аны. Ну син үзең белмәгән кеше шикелле мине дә өйрәтерсең дигәнгә әйтәм.


Razani: Өйрәтмичә туктамыйм инде хәзер, качып котыла алмассың.

qdb2: хәзерге браузерлар gif форматындагы "иконка"ларны да аңлай, хәрәкәтләнә торганын да.

Razani: Сынап карарга кирәк, әле мин андый иконкалар очратмаган идем Интернетта. Бәлки азрак утырамдыр.

Razani: <link rel="icon" href="http://meshabash.narod.ru/favicon.ico" type="image/x-icon"> <link rel="shortcut icon" href="http://meshabash.narod.ru/favicon.ico" type="image/x-icon"> Менә шушы ике юлны (алар синең өчен үзгәртелгән инде) индекс битеңнең <head> белән </head> теглары арасына урнаштыр (вставляй).

булат: Монысы нәрсәгә тагын Рәшит абый миндә иконка бар бит инде.

qdb2: күрсәтимме: http://malmig.ru/ .

Гөлназ: Егетләр, иконкагызны жәлләмәгез, кунак китабы белән форумга да куегыз. Әллә икенче төрлерәкне ясарга уйлап торасызмы?

Razani: Мәсәлән, минем ул нәрсә белән проблема. Куйгач яхшы булыр иде дә, әмма форумның да, кунак китабынының да үз иконкалары бар, аларны алыштыра алмыйм. Булышыгыз әле!

koshlaush: Иконкалар буенча мин дә форумга хәйран сылтамалар урнаштырдым... кереп чыгыгыз...

qdb2: теге сайт бүген ачылмай икән инде.

Razani: Аңлап җитмәдем, кайсы сайт турында әйттең?

qdb2: малмыж сайты. хәзер ачылды миндә. "иконка"сы м-и-п хәрефләренгә әйләнә.



полная версия страницы