Форум » favicon? » Вак-төяк сораулар » Ответить

Вак-төяк сораулар

Гөлназ: Егетләр, сайтларда кайбер баннерларның калын рамка белән әйләндереп алынганын күрәсездер барыгыз да. Браузерлар "по умолчанию" эшли икән аны. Боларны баннер кодына border=0 командасы өстәп бетереп була икән. Мин үземнең сайтта баннерларны шулай "чистартып" чыктым.

Ответов - 26, стр: 1 2 All

булат: Кызык Гөлназ, минем баннер кодларында именно border=0 тора.

Razani: Рәхмәт, Гөлназ, төзәтеп чыгарга кирәк булыр.

булат: Рәшит абый тәнәфеснең 5 саны никтер күренми әле?


Razani: Эшлибез, озакламый әзер булыр инде. Никтер балалар салыныбрак килделәр яллардан соң, әллә яллар озынрак булды шунда...

Razani: border="0" не куеп чыктым мин, аллага тапшырып...

Гөлназ: Менә булган ичмасам! Тип-тигез тезелеп торалар. Мишәбаш әле ашыкмый...

Razani: Булатның башка эшләре бар әле.

koshlaush: Булатта да бездә дә баннерлар мондыерак төзелешле: <A href="http://meshabash.narod.ru" target=_blank><img src="http://meshabash.narod.ru/banner.gif" width=88 height=31></a> Аның үз баннерын болай язарга кирәк?<A href="http://meshabash.narod.ru" target=_blank><img border="0" src="http://meshabash.narod.ru/banner.gif" width=88 height=31></a> Бу бүтән баннерларга да кагыла (2 гимназия мәсәлән). Димәк <img src= урынына <img border="0" src= утырту кирәк... Мин үземдә төзәтеп чыгарга өлгермим әле, быел фронтальный - эш бик күп...

Razani: A href="http://meshabash.narod.ru" target=_blank><img border="0" src="http://meshabash.narod.ru/banner.gif" width=88 height=31></a> Шулай, ә а href="http://meshabash.narod.ru" target=_blank><img src="http://meshabash.narod.ru/banner.gif" width=88 height=31 border="0"></a> дип язсаң, "культурныйрак" була.

koshlaush: Razani яза: "культурныйрак" була. Аерма нидә?

булат: Миндә бер браузерда да бер кешенең баннерында да рамкалар күренми, шулай булгач ник кирәк код үзгәртергә?

Razani: рамкалар күренми, шулай булгач ник кирәк код үзгәртергә? Күренмәгәч, үзгәртмә инде.

koshlaush: Razani яза: Күренмәгәч, үзгәртмә инде. Бу бәлкем комп яки браузер көйләнмәләреннән дә тормый микән? Әмма минемчә бөтен кешедә алай түгел, рамкалар күренә. Шуңа да үзгәртеп чыксаң яхшырактыр дип уйлыйм. Үзебезнең сайтта мин дә төзәтеп чыктым...

Razani: "a href = " бергә языла торган нәрсә дип уйлыйм, шуңа күрә "а" артыннан ук "border" дип язып кителергә тиеш түгелдер, дим, бәлки ялгышамдыр - төзәтерсез. Сылтама скриптын язганда аералар аны, әмма башка урыннарда "а" белән "href" һаман икесе бергә.

koshlaush: Razani яза: "а" белән "href" Барыбер түгел микән, рамка юкка чыга бит



полная версия страницы