Форум » favicon? » Вак-төяк сораулар » Ответить

Вак-төяк сораулар

Гөлназ: Егетләр, сайтларда кайбер баннерларның калын рамка белән әйләндереп алынганын күрәсездер барыгыз да. Браузерлар "по умолчанию" эшли икән аны. Боларны баннер кодына border=0 командасы өстәп бетереп була икән. Мин үземнең сайтта баннерларны шулай "чистартып" чыктым.

Ответов - 26, стр: 1 2 All

булат: Кызык Гөлназ, минем баннер кодларында именно border=0 тора.

Razani: Рәхмәт, Гөлназ, төзәтеп чыгарга кирәк булыр.

булат: Рәшит абый тәнәфеснең 5 саны никтер күренми әле?


Razani: Эшлибез, озакламый әзер булыр инде. Никтер балалар салыныбрак килделәр яллардан соң, әллә яллар озынрак булды шунда...

Razani: border="0" не куеп чыктым мин, аллага тапшырып...

Гөлназ: Менә булган ичмасам! Тип-тигез тезелеп торалар. Мишәбаш әле ашыкмый...

Razani: Булатның башка эшләре бар әле.

koshlaush: Булатта да бездә дә баннерлар мондыерак төзелешле: <A href="http://meshabash.narod.ru" target=_blank><img src="http://meshabash.narod.ru/banner.gif" width=88 height=31></a> Аның үз баннерын болай язарга кирәк?<A href="http://meshabash.narod.ru" target=_blank><img border="0" src="http://meshabash.narod.ru/banner.gif" width=88 height=31></a> Бу бүтән баннерларга да кагыла (2 гимназия мәсәлән). Димәк <img src= урынына <img border="0" src= утырту кирәк... Мин үземдә төзәтеп чыгарга өлгермим әле, быел фронтальный - эш бик күп...

Razani: A href="http://meshabash.narod.ru" target=_blank><img border="0" src="http://meshabash.narod.ru/banner.gif" width=88 height=31></a> Шулай, ә а href="http://meshabash.narod.ru" target=_blank><img src="http://meshabash.narod.ru/banner.gif" width=88 height=31 border="0"></a> дип язсаң, "культурныйрак" була.

koshlaush: Razani яза: "культурныйрак" була. Аерма нидә?

булат: Миндә бер браузерда да бер кешенең баннерында да рамкалар күренми, шулай булгач ник кирәк код үзгәртергә?

Razani: рамкалар күренми, шулай булгач ник кирәк код үзгәртергә? Күренмәгәч, үзгәртмә инде.

koshlaush: Razani яза: Күренмәгәч, үзгәртмә инде. Бу бәлкем комп яки браузер көйләнмәләреннән дә тормый микән? Әмма минемчә бөтен кешедә алай түгел, рамкалар күренә. Шуңа да үзгәртеп чыксаң яхшырактыр дип уйлыйм. Үзебезнең сайтта мин дә төзәтеп чыктым...

Razani: "a href = " бергә языла торган нәрсә дип уйлыйм, шуңа күрә "а" артыннан ук "border" дип язып кителергә тиеш түгелдер, дим, бәлки ялгышамдыр - төзәтерсез. Сылтама скриптын язганда аералар аны, әмма башка урыннарда "а" белән "href" һаман икесе бергә.

koshlaush: Razani яза: "а" белән "href" Барыбер түгел микән, рамка юкка чыга бит

булат: Рәшит абый нишләп иконкагызны форум белән кунак китабыгызга урнаштырмыйсыз. Алар сезнең сайтныкы түгел мәллә?

Razani: Әлегә тотынмаганмын ул эшкә, дәресләр укытам бит...

булат: Бигрәк каты укытасыз инде аны куярга 1 минут вакыт җитә сезнең кебек белгән кешегә мин генә ул бер нәрсәне ярты көн ясыйм.

koshlaush: булат яза: мин генә ул бер нәрсәне ярты көн ясыйм. Бүгештермә Ясап куйгансың бит әле, бар да тәртип бит

Razani: Әй, "мескенләнергә" ярата инде безнең Булат!

Гөлназ: Фотоның авырлыгын киметү өчен иң җайлы ысулны өйрәтеп җибәрегез әле.

Гөлназ: Таптым: PhotoFiltre программасы гаять тиз һәм җайлы эшли икән бит моны! Пропорцияләрне дә автомат рәвештә саклый ала, сыйфатка да зыян килми. Word һәм Paint белән интегеп утырганмын икән моңарчы...

qdb2: фотошопта: беренче йул. 1. фотоны кирәк булса кисәсе. махсус инструменты бар. 2. "файл - сохранить для веб". анда фотоның зурлыгыны да киметеп була бугай, төс саныны да, сыйфатыны да. шунда ук алдан карап та була, файл зурлыгыны да күреп була. икенче йул: 1. фотоны кирәк булса кисәсе. махсус инструменты бар. 2. кайсыдыр менюда "размер изображения" га кереп, пиксель санын кечкенәйтәсен. 3. индекслы төсле gif йә png итеп сакларга җыйынсаңыз - кайдадыр менюда cmyk, rgb, индекслы, ике генә төсле сайлай торган җирдә индекслыны сайлар төсене киметеңез. тагы бу очракта конкрет төсләрне берләштереп төс саныны тагын да киметергә була. 4. саклайсы. саклаганда gif, png, jpg саклатып карарга була.

Гөлназ: Рәхмәт, Динар.

Razani: Фотоны "җиңеләйтү" өчен, Динар күрсәткән юл иң җайлысы дип уйлыйм, үзем шуны кулланам. Рәсемне фотошопта ачарга, сохранить для Web... ка керергә һәм ipeg яки gif форматында сакларга. Файлның нинди "авырлыкта" булачагын алдан күреп торып була, өстәвенә, параметрларны үзгәртеп, сыйфатны сакларга мөмкин, эш визуаль рәвештә барганга күрә, төс санын киметүнең дә, үлчәмнәрне үзгәртүнең дә, саклау форматының нәрсәгә илткәнен дә күзәтергә җайлы.

qdb2: әйе, әйтергә онытканмын әле, көйләнешләрне үзгәрткәндә оригинал һәм саклатылачак рәсемне рәттән куйып чагыштырып була, зурайтып карап та була, йакыннан караганда детальләре ни чаклы күренмәй башлаганыны.



полная версия страницы