Форум » Һәр сайтка үз һава торышы! » Бераз эшләп алыйкмы? » Ответить

Бераз эшләп алыйкмы?

Razani: Сайтта үз һава торышы булу яхшырактыр, мөгаен.

Ответов - 62, стр: 1 2 3 4 5 All

булат: Моның өчен торган җиреңнең географик киңлекләрен дөрес белергә кирәк шул.

Razani: Ә проблема нәрсәдә? Татарстан картасы юкмы әллә? Яисә картада Мишәбаш юкмы? Видеофайллар битеңә кереп, тавыш биреп чыктым, шәп булган ул!

Razani: Үз информерыңны булдыруның иң җиңел ысулы: http://rp5.ru/new.php адресы буенча кереп, заявка тутырасың да, берәр атна көтәсең. Аннары кодны сайтның кирәк урынына урнаштырасың - бетте-китте! Координаталарны Татарстан картасы буенча исәпләп чыгару кыен түгел, аннары, географлар да бар бит әле, булышып җибәрерләр инде. Эшләп карагыз, дуслар, тик тормагыз бер дә! Информерлары бик матур, HTML информерлар да, флеш информерлар да бар, теләсә нинди төстә, төрле үлчәмдә, сайлап ал гына сайтка яраклысын! (Миңа реклама өчен тиеш түгелме икән?)


булат: Бу эш белән мин сайтка беренче тапкыр һава торышы информеры урнаштырганда ук шөгыльләнеп карадым. кызганыч Мишәбашны бер генә картада да күрергә насыйп булмады. Шул сәбәпле мин аның нинди географик киңлектә ятканын белә алмадым. ә информерга заявка бирү өчен нәкъ менә географик киңлек кенә түгел, төгәл координаталар кирәк.

Razani: Татарстан картасы буенча Мишәбашның кая ятканын чамалап та белеп булмыймыни?

булат: Ә чамалап кую, чамалап кую була инде ул. Мин аны географик точно итеп берничек тә исәпли алмыйм. Ә интернетка мәгълуматны дөрес кертсәң яхшырактыр минемчә. Һәрчә һава торышында 0,0000 күп нульләр генә аерма чыкса да.

Razani: Ә менә картадан карадым мин, Мичәнбаш шул Мишәбашмы инде ул?

булат: Кызганычка каршы юк. Мишәбаш ул Мишә елгасының башланган урыны якынча картадан табып була.

Razani: Ярар, якынча координаталарын исәпләрмен, иртәгә әзер булыр.

булат: Рәшит абый шәхси хәбәр бар иде карамыйча китмә!

Гөлназ: Мин дә чүлмәкчедән күрмәкче куеп караган булдым әле информерны. Ничек уйлыйсыз: комачауламыймы сайтка?

Razani: Информерыгызны карадым, әле андый типтагысы да бар икән... Мөслимнең үзендә яшәгәч, проблема юк инде, алдың-куйдың. Ә менә безгә, район үзәге һәм башкаладан ерактарак яшәүчеләргә торган җирнең координаталарын исәпләргә туры килә. Информер "сайтка" комачауламый, төп нәрсә - сайт кунагына комачауламасын!

qdb2: миндә андый карта бар. йакынча 56 да 5 экватордан, 50 дә 37 гринвичтан. Ярар, якынча координаталарын исәпләрмен, иртәгә әзер булыр. ну әле мин линейка һәм калькулятор белән исәпләмәдем.

булат: Иптәшләр якынча дигән сүзне онытыгыз, булса булсын ул точно, ә якынча Байлар Сабасы информеры да якынча нәтиҗәләрне бирә ала. Әйткәнемчә, анда 0.000 күп нульләр генә аерма була. Ни кызганыч үзем география факультетын тәмамлап чутларга мөмкинлек юк. безнең мәктәптә хәтта дөньяның политик картасы да юк, зур илләр белән. Укыган белемнәрем әкренләп башлангыч мәктәптә эреп юкка чыга баралар.

булат: Һәм бу информер турында сөйләшүләрне туктатсак та буладыр инде. Чөнки беребез дә Мишәбашның географик координаталарын точно итеп бирә алмыйбыз, иманым камил бу эштә миңа бер кеше дә конкурент була алмас иде. Ни өчен дигәндә сез минем белгечлегем буенча сүз алып барасыз хәзер. Линейка һәм калькулятор да бу эштә соңгы нәтиҗәне бирә алмый. Моның өчен махсус җайланмалар кирәк.Бөтен эшне дә линейка һәм калькулятор белән җиңел генә эшләп булса, махсус слуҗбалар булмас иде ул.Безнең Байлар Сабасыннан ераклык 20 чакрым, бу ара эчендә һава торышы үзгәрә алмый, шуңа күрә ташлагыз ул линейкаларыгызны. Ихтирам белән Булат Шакиров дип белерсез.



полная версия страницы