Форум » Һәр сайтка үз һава торышы! » Бераз эшләп алыйкмы? » Ответить

Бераз эшләп алыйкмы?

Razani: Сайтта үз һава торышы булу яхшырактыр, мөгаен.

Ответов - 62, стр: 1 2 3 4 5 All

булат: Моның өчен торган җиреңнең географик киңлекләрен дөрес белергә кирәк шул.

Razani: Ә проблема нәрсәдә? Татарстан картасы юкмы әллә? Яисә картада Мишәбаш юкмы? Видеофайллар битеңә кереп, тавыш биреп чыктым, шәп булган ул!

Razani: Үз информерыңны булдыруның иң җиңел ысулы: http://rp5.ru/new.php адресы буенча кереп, заявка тутырасың да, берәр атна көтәсең. Аннары кодны сайтның кирәк урынына урнаштырасың - бетте-китте! Координаталарны Татарстан картасы буенча исәпләп чыгару кыен түгел, аннары, географлар да бар бит әле, булышып җибәрерләр инде. Эшләп карагыз, дуслар, тик тормагыз бер дә! Информерлары бик матур, HTML информерлар да, флеш информерлар да бар, теләсә нинди төстә, төрле үлчәмдә, сайлап ал гына сайтка яраклысын! (Миңа реклама өчен тиеш түгелме икән?)


булат: Бу эш белән мин сайтка беренче тапкыр һава торышы информеры урнаштырганда ук шөгыльләнеп карадым. кызганыч Мишәбашны бер генә картада да күрергә насыйп булмады. Шул сәбәпле мин аның нинди географик киңлектә ятканын белә алмадым. ә информерга заявка бирү өчен нәкъ менә географик киңлек кенә түгел, төгәл координаталар кирәк.

Razani: Татарстан картасы буенча Мишәбашның кая ятканын чамалап та белеп булмыймыни?

булат: Ә чамалап кую, чамалап кую була инде ул. Мин аны географик точно итеп берничек тә исәпли алмыйм. Ә интернетка мәгълуматны дөрес кертсәң яхшырактыр минемчә. Һәрчә һава торышында 0,0000 күп нульләр генә аерма чыкса да.

Razani: Ә менә картадан карадым мин, Мичәнбаш шул Мишәбашмы инде ул?

булат: Кызганычка каршы юк. Мишәбаш ул Мишә елгасының башланган урыны якынча картадан табып була.

Razani: Ярар, якынча координаталарын исәпләрмен, иртәгә әзер булыр.

булат: Рәшит абый шәхси хәбәр бар иде карамыйча китмә!

Гөлназ: Мин дә чүлмәкчедән күрмәкче куеп караган булдым әле информерны. Ничек уйлыйсыз: комачауламыймы сайтка?

Razani: Информерыгызны карадым, әле андый типтагысы да бар икән... Мөслимнең үзендә яшәгәч, проблема юк инде, алдың-куйдың. Ә менә безгә, район үзәге һәм башкаладан ерактарак яшәүчеләргә торган җирнең координаталарын исәпләргә туры килә. Информер "сайтка" комачауламый, төп нәрсә - сайт кунагына комачауламасын!

qdb2: миндә андый карта бар. йакынча 56 да 5 экватордан, 50 дә 37 гринвичтан. Ярар, якынча координаталарын исәпләрмен, иртәгә әзер булыр. ну әле мин линейка һәм калькулятор белән исәпләмәдем.

булат: Иптәшләр якынча дигән сүзне онытыгыз, булса булсын ул точно, ә якынча Байлар Сабасы информеры да якынча нәтиҗәләрне бирә ала. Әйткәнемчә, анда 0.000 күп нульләр генә аерма була. Ни кызганыч үзем география факультетын тәмамлап чутларга мөмкинлек юк. безнең мәктәптә хәтта дөньяның политик картасы да юк, зур илләр белән. Укыган белемнәрем әкренләп башлангыч мәктәптә эреп юкка чыга баралар.

булат: Һәм бу информер турында сөйләшүләрне туктатсак та буладыр инде. Чөнки беребез дә Мишәбашның географик координаталарын точно итеп бирә алмыйбыз, иманым камил бу эштә миңа бер кеше дә конкурент була алмас иде. Ни өчен дигәндә сез минем белгечлегем буенча сүз алып барасыз хәзер. Линейка һәм калькулятор да бу эштә соңгы нәтиҗәне бирә алмый. Моның өчен махсус җайланмалар кирәк.Бөтен эшне дә линейка һәм калькулятор белән җиңел генә эшләп булса, махсус слуҗбалар булмас иде ул.Безнең Байлар Сабасыннан ераклык 20 чакрым, бу ара эчендә һава торышы үзгәрә алмый, шуңа күрә ташлагыз ул линейкаларыгызны. Ихтирам белән Булат Шакиров дип белерсез.

Razani: Рәхмәт, Булат, аңлатуыңа, бер эштән коткардың. Югыйсә, кичә ике сәгать мәктәптә, аннары кич белән өйдә Мишәбаш координаталарын исәпләп яттым.

булат: Менә күрдеңме Рәшит абый Саба информерын шалт итеп Мишәбашка үзгәрттем куйдым эше бетте. Ошамаган кеше термометр тотсын да үлчәп карасын температураны. Нәкъ информердагы кебек булачак. Хотя информер погодасы реаль чынбарлыктан күпкә аерыла. Минем сынаганым бар тышта +2 яңгыр ява иде,Ә информер -7 не күрсәтеп утыра иде. менә шундый хәлләр. Сайттагы информер просто бер интерьер өчен генә ул. Дөрес һава торышын гидрометцентр бирә и то 3 көнгә генә, анда да ялгышалар әле.

Razani: Дөрес әйттең, хуплыйм. Мин просто Акъегет сайтында интерьер өчен Акъегет информеры, Мишәбаш сайтында Мишәбаш информеры булса, дөнья тагын да түгәрәгрәк булыр иде дигән фикер белән генә кайнаштым. Нишлисең - характер шундыйдыр инде. Шуңа күрә дә Мишәбаш информеры өчен заявка бирдем бүген, бер атна чамасы көтәргә кирәк диделәр. Әзер булса, отконять итмәсәләр, информер кодыңны сиңа тапшырырмын. Ә инде кую-куймау мәсьәләсен үзең хәл итәрсең.

булат: Рәхмәт Рәшит абый. Әзер булса әлбәттә куям инде ни әйтсәң дә ул информер Мишәбаш координаталарына мөмкин кадәр якынрак булырдыр. Төньяк киңлек белән көньяк киңлекне бутап Австралия погодасы җибәрмәсәләр инде.

Razani: Анысын мин бутасам гына инде, координаталарны мин исәпләдем бит. Өстәвенә, мин әле географ та түгел.

Razani: Кушлавычны картадан эзләдем, таба алмадым. Ул каярак соң, Илфар?

булат: Рәшит абый Кушлавыч Мишәбаш түгел бит ул. Аның кай төштәрәк икәнен һәр татар баласы төнлә уятып сорасалар да белергә тиеш.(Шутка)

Razani: Татарстан картасында дим бит мин. Нинди объектларга якынрак, ничә км, кай юнәлештә һ.б.

qdb2: http://beta-maps.yandex.ru/?ll=50.607894%2C56.101866&spn=0.266422%2C0.084807

qdb2: әзрәк мактыйм һәм "тарихка йазып куй"ыйм, "шаһит"легемне әйтим инде мон йаңа йандекс картасы турында: авыл исемнәре йазылган, карталардагыча, официаль, урысча авыл исемнәре. кечкенә авылларныкы да. гугыл картасында кулланучылар йазганы гына бар иде. йандекс картасы тизрәк тә ачыла бугай... "гибрид" режимы әлегә ешләмәй. "схема" режимында машина йуллары һә башкалар бар, гугылныкыннан күбрәк. шулай инде ул, российәнеке булгач, елекке карталарны куллангач. гугылдагысы: http://maps.google.com/maps?q=56.10479,50.608521&t=k&hl=ru&ie=UTF8&ll=56.10479,50.608521&spn=0.080797,0.212173&z=12&iwloc=addr нишләп картада "спутник" режимында (фотода) өсттәрәк, сулдарак урманда икесендә дә бер үк ак төтен икән? ә.. йазылган шул йандексныкында копирайт earthstars geographics дип, чит ил фирмасыдыр, шул бер үк фотолардыр ул.

Razani: Яхшы карталар, әмма Кушлавычны таба алмадым. Исемен дөрес бирмәдемме, чыкмады.

qdb2: мин таптым бугай аны. бумы: http://beta-maps.yandex.ru/?ll=49.566765%2C56.158045&spn=0.133211%2C0.042342 . әтнә йагындарак ул дигән сүз искә төште дә.

qdb2: сезнең авыл йанындагы сүнчәләй белән йаңа морат авылларының исемнәре йазылмаган: http://beta-maps.yandex.ru/?ll=48.075211%2C55.63781&spn=0.266413%2C0.085836 .

bulat: Менә бу картада Мишәбаш та бар икән бит.

Razani: Хәзер көтәргә калды инде, метеозаявканы алдылар. Мишәбаш та, Кушлавыч та, әгәр расласалар, информер кодын алачаклар. http://rp5.ru/new_points.php адресы буенча кереп тикшереп чыга аласыз. Әлегә статус - ожидание.

bulat: Мишәбашка информер ясауны кирәк тапмаганнар, отклонять иткәннәр.

Razani: Син карадыңмы әллә? Минемчә, Авыл советлары булган точкаларга гына бирәләр алар информерны. Бездә Авыл советы бар бит авылда.

Razani: Ә бәлки координатасын исәпләүдә хата киткәндер, мин бит географ түгел.

bulat: Координата монда ни причемдыр аларга нинди координата булса да барыбер бит

Razani: Түгел икән шул, Булат. Менә җавапларын куям, укып таныш. Здравствуйте! К сожалению, Ваша заявка Мешабаш (Сабинский р-н);Республика Татарстан;Россия;56 05'с.ш.;50 35'в.д.;186 м отклонена. При проверке по имеющимся у нас электронным картам мы не обнаружили указанный Вами насел. пункт в указанных координатах. С уважением, команда сайта "Расписание Погоды", http://rp5.ru/

Razani: Ә Кушлавыч бу атнада да "в ожидании" тора... Тирә юнендә "отклоненныйлар" да бар. Әллә информерлы булачакмы Илфар?

koshlaush: Мин дә аптырап көтеп утырам әлегә...

Razani: http://rp5.ru/get_newinformer.php Бу - Кушлавыч информерын ала торган урын, заявка үтәлгән, кодны сайтка куеп була. Кушлавыч авылының үз һава торышы информеры бар!

koshlaush: Зур рәхмәт!!!

Razani: Дәү үс. Син миңа Кушлавычның картада күрсәтелгән ике авыл арасында, шулардан тигез ераклыкта дигән идең. Берсе Орнашбаш, берсен оныттым... Дөрес әйткәнсеңдер, шуңа күрә дә килеп чыкты ул. Ә менә Мишәбаш авылының Лесхоздан кайсы юнәлештә ничә км икәнлеген белеп булмады, 8 - 18 км лар диделәр. (Мишә елгасының башланган урынына таба дип уйларга кала инде). Күрәсең, географик координаталар - төньяк киңлек һәм көнчыгыш озынлык - дөрес була алмадылар.

koshlaush: Мин аныкы да булган дип торам. Кодны гына Мишәбаш дип төзәткән икән шул, Сабаныкы тора... Аннары үземдә скриптлар өстәүне дәвам иттем кереп чыгыгыз

qdb2: Razani, син күрдеңме соң, яндекстагы картада мишәбаш бар бит.

Razani: Юк, мин аны нигәдер карый алмадым. Яндекс картасы буенча координаталар табып буламы?

qdb2: буладыр. анда үзең теләгән ноктаны уртага куйып була (бәлки бүтән картададыр) һәм уртаның координатасы кайдадыр шунда күренә... ә "бу урынга күчке" дигән күчкене күчермәләсәң, анда координата бар, әмма анда градус өлешләре минутлап түгел, ә унарлы система.

Razani: Мишәбашның координаталарын яңадан исәпләп бирдем, заявканы алдылар. Бер атна көтәргә кушылды, узган юлы да шулай дигәннәр иде, әмма озак көтәргә туры килде...

bulat: Рәхмәт инде, бу юлы точкасына эләккәндер инде шәт.

Razani: Кем белә, кем белә...

bulat: Рәшит абый менә бит Мишәбашка да информер биргәннәр. Рәхмәт инде тәки тырыштың.

Razani: Тырышлык бушка китмәде, Кушлавыч та, Мишәбаш та информерлы булдылар.

Гөлназ: Мин барыгыз өчен дә бик шат, дусларым.

Razani: Чиканас мәктәбе өчен заявка бирелде, хәзер көтәргә кала...

Razani: Чиканас башлангыч мәктәбен информерлы булулары белән тәбрик итәм!

Халидә: Котлавыгыз, ярдәмегез өчен чын күңелдән зур рәхмәт!!!

Razani: Пажалыста, мин бик шат. Сезнең авыл координаталары беренче исәпләгәндә үк дөрес килеп чыкты.

Резеда: Рәшит абый! Хәерле иртәләр. Информерның кодын XML дигән җирдән аласымы? Төп биткә урнаштырыр өчен кодка сайт адресынурнаштырырга кирәкме?

Razani: Юк, алай түгел. Мин ничек урнаштырырга икәнлеген соңрак язармын, көтеп торасыгыз килмәсә, Илфар белән Булаттан сорый тора аласыз. Әлегә вакытым юк шул...

Halida: "Сабыр иткән , морадына җиткән", - диләрме әле.

Halida: Рәшит абый! Тәки үзем куйдым бит информерны. Аз гына игътибар белән уку кирәк булган икән!!!

Razani: Менә әйттем бит мин булдырасың дип, димәк, барысы да була!!!

Резеда: Ышанычыгызны акларга да акларга әле...

Гөлназ: Сезнең өчен мин дә бик шат, кызлар!

Halida: Рәхмәт, Гөлназ! Шатлыкларны уртаклашканөчен!!!



полная версия страницы